Сергей Есенин иҗатына багышланган очрашу кичәсе (18+)
5
Октябрь 2022
Чәршәмбе
1895 елның 3 октябре – шагыйрь Сергей Есенин туган көн. Аның рус халкының рухи дөньясын һәм рус табигатен чагылдыручы ихлас шигырьләре күптән классикага әйләнгән. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр өчен уздырган очрашу кичәсе шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Катнашучылар С.Есенинның һәркемгә таныш һәм күпләр яраткан «Белая берёза», «Я последний поэт деревни…», «Письмо к матери», «Персидские мотивы» һ.б. шигырьләрен укыды. Автор сүзләренә иҗат ителгән «Клён ты мой опавший», «Отговорила роща золотая» кебек популяр җырларны исә гитара уйнавы астында барысы бергә җырладылар. |